Кытайда җир тетрәүдә һәлак булучылар саны 118гә җиткән
Кытайның төньяк-көнбатышында җир тетрәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 118гә җитте. Бу хакта Кытай Үзәк телевидениесе хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
6,2 магнитудалы җир тетрәү дүшәмбе көнне 23.59 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 18.59 сәгатьтә) Кытайның төньяк-көнбатыш Ганьсу провинциясенең Линься-Хуэй автоном округы Цзишишань-Баоань-Дунсян-Салар автоном өязендә булган.
Алданрак табигать казасында 111 кеше һәлак булган, дип хәбәр ителгән иде.
Телеканал хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта җир тетрәү нәтиҗәсендә Ганьсу провинциясендә 105 кеше һәм Цинхай провинциясендә 13 кеше һәлак булган. Цинхай провинциясендә 20 кеше белән элемтә өзелгән, тагын 182 кеше имгәнгән.
Моннан тыш, каза булган районда су, электр белән тәэмин итү, транспорт, элемтә һәм кайбер башка инфраструктура объектлары зыян күргән.
Кытайның Финанс министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр белән идарә итү министрлыгы табигать афәте очрагында ярдәм чарасы буларак Ганьсу һәм Цинхай провинцияләренә 200 миллион юань (якынча 28 миллион доллар) бүлеп биргән.
Сишәмбе көнне Кытайның Гадәттән тыш хәлләр белән идарә итү министрлыгы (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) югары, икенче дәрәҗә җир тетрәүләргә җавап бирү режимын кертте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, җир тетрәү районына 1440 янгын сүндерүче һәм коткаручы җәлеп ителгән.