Казан федераль университетында уку елы ахырына Татарстан Мәгариф музее ачыла
Бу уку елы ахырына Татарстанның Мәгариф музеен ачу планлаштырыла. Ул Казан федераль университеты базасында төзелә. Бу хакта журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме бар. Музей Казан федераль университетында ачылачак, чөнки анда студентлар күп, квалификация күтәрү өчен укытучылар, төрле кунаклар килә», – диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренчә, моңа кадәр Татарстанда андый музей булмаган. «Анда интерактив җиһазлар булачак, республиканың төрле почмакларыннан элемтәгә чыгарга, мәгълүмат алырга һәм дәресләр үткәрергә мөмкин булачак», – дип ассызыклады министр.
Һадиуллин шулай ук Казансу яр буенда барлыкка киләчәк Укытучы скверын булдыру юнәлешендә эшләр алып барыла, дип өстәде. «Милли китапханәнең уң ягында балалар паркы булачак. Ул һәм «УРАМ» паркы арасында укытучыга һәйкәл куелачак», — дип төгәллек кертте ул.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, һәйкәлнең нинди булырга тиешлеге турындагы сорау укытучылар, студентлар, укучылар белән тикшерелгән.
«Без аның классик һәйкәл булуын телибез. Безне ишеткәннәрдер дип уйлыйм. Хәзер аның өстендә эшлиләр. Һәйкәл янында интерактив павильон булачак. Анда укытучының абруен күтәрүгә юнәлдерелгән мәгълүмат тәкъдим ителәчәк», – дип уртаклашты ул.
Моннан тыш, республика мәгариф системасының йөз еллык үсеш юлы турында рус һәм татар телләрендә китап басмасы әзерләнә. Аның белән киләсе елның гыйнвар ахырына инде танышырга мөмкин булыр дип көтелә.