Тхэквондо федерациясе тренеры Татарстан спорт мәктәпләренең иң яхшы остазы булып танылды
Казанда спорт мәктәпләре тренер-укытучылары арасында республика смотр-бәйгесенә йомгак ясалды. 2023 ел нәтиҗәләре буенча «Камиллек» номинациясендә Татарстан Тхэквондо федерациясе вәкиле, Чаллыдан көрәш буенча «Кэмпо» олимпия резервы спорт мәктәбенең остаз-укытучысы Сергей Титкин тренерлар арасында иң яхшысы дип танылды.
«Бәйгедә 161 спорт мәктәбе тренерлары катнашты. Әлбәттә, ниндидер урын алырмын дип өметләндем, ләкин дөресен әйткәндә, җиңү зур сорау астында иде. Эшемнең игътибарсыз калмавы һәм аны шулкадәр югары бәяләүләре бик күңелле», – дип уртаклашты җиңүче «Татар-информ» журналисты белән.
Бүләкләү «Ак Барс Арена» стадионында узды, тантанада Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты
Бәйгедә җиңүчеләр физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуга 100 ел тулуга багышланган «Татарстан Республикасының ел спортчысы – 2023» тантанасында игълан ителде.