Миңнеханов: 2023 елда Татарстанның тулаем төбәк продукты 4 триллион сумга җитәчәк
2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда тулаем төбәк продукты 4 трлн сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә, сәнәгать җитештерүе күләме - 4,5 трлн сум, ә ваклап сату күләме - 1,4 трлн. «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVIII съездында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый саннар белән уртаклашты.
«Көнбатыш илләре ягыннан геосәяси вазгыятькә һәм санкцияләр режимына бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан алга баруын дәвам итә. Бу республика икътисадының төп тармаклары, шулай ук кече һәм урта бизнес субъектларының килешеп эшләве, шулай ук дәүләт һәм муниципаль идарә органнарының үзара тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсе», - диде ул.
«Утырыш алдыннан без Лисичанск һәм Рубежное җитәкчеләре белән очраштык, программаларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштык һәм яңа юнәлешләрне билгеләдек. Хезмәттәшлек безне якынайтачак кына, дип ышанам. Студентларның безнең уку йортларында укуы, җәйге ялы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштек. Болар барысы да системалы рәвештә каралачак», - диде Миңнеханов.
Ул шулай ук шефлыктагы шәһәрләр җитәкчеләрен Татарстанда тупланган үзидарә тәҗрибәсен үзләштерергә өндәде.