Резидә Макуеваны соңгы юлга озату 20 декабрьдә Казанда була
Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 декабрьдә, була. Ул иртәнге сәгать 11дә «Курган» комплексында (Мамадыш тракты, 179 йорт) башлана.
«Без ачык күңелле, яхшы кешене югалттык. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә көч һәм сабырлык телибез. Сезнең белән бергә кайгырабыз. Хушлашу мәрасиме чәршәмбе, 20 декабрьдә 11.00 сәгатьтә «Курган» зиратында узачак», - дип сөйләделәр Татарстан парламенты матбугат хезмәтендә.
- Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева озак вакытлы авырудан соң бүген вафат булды. Аңа 61 яшь иде.