«Татар-информ» инвестицион эшчәнлекне яктырту буенча иң яхшы мәгълүмат чарасы булды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы инвестицион эшчәнлекне яктырту буенча Татарстанның иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы булып танылды.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүләкне «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковка тапшырды. Тантана Казанда Татарстан инвесторлары клубының йомгаклау утырышы вакытында узды.
Искәртик, 2023 елда Татарстанның төп капиталына инвестицияләр күләме беренче тапкыр 1 трлн сумга җитте.