Казан Кремлендә Татарстан башлыкларына бирелгән бүләкләрдән торган күргәзмә ачылды
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Бүләк – мәдәниятләр дуслыгы символы» дигән яңа күргәзмә тәкъдим итте. Экспонатлар ТР башлыкларына бүләкләр фондыннан сайлап алынган. Кунаклар Россия төбәкләре, шулай ук якын һәм ерак чит илләр вәкилләренең дипломатик бүләкләрен күрә алачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Барлыгы 100 декоратив-кулланма сәнгать экспонаты булачак: вазалар һәм статуэткалар, кораллар, рәсем һәм графика, келәмнәр һәм милли костюмнар. Күргәзмәнең төп элементлары – Россия, Малайзия, Япония һәм Согуд Гарәбстаны корал сәнгате үрнәкләре.
Экспозиция татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда уза. Аны 3 мартка кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр итә Казан Кремле матбугат хезмәте.