Татарстанда җылыту сәбәпле ике боз кичүе вакытлыча ябыла
Татарстанда җылыту сәбәпле ике боз кичүе машиналар хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әйтик, бүген 15.00 сәгатьтән Яшел Үзән районындагы «Яшел Үзән – Түбән Кармалы» боз кичүе эшен туктата.
Моннан тыш, Мамадыш районында урнашкан «Соколока – Яңа Закамский» боз кичүенең эше дә вакытлыча чикләнә.