Ташкент шәһәре татар иҗтимагый үзәге активисты Руслан Гатин 38 яшендә вафат булган
16 декабрьдә Үзбәкстанның Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге активисты Руслан Гатин 38 яшендә вафат булган. Бу хакта Ташкент татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Руслан Гатин 2008 елдан Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге каршындагы Татар яшьләре советын оештыруда катнашкан, аның әгъзасы булган, шулай ук 2013 елда Казанда узган Универсиадада делегация әгъзасы итеп сайланган. Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм грамоталары белән бүләкләнгән.
Руслан Гатин Ташкент авиация институтын тәмамлаган, Навои, Ташкент һәм Ростов-Дон шәһәрләрендә авиадиспетчер булып хезмәт иткән.
Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.