Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлавына Путин тапшырган документларны теркәде
Россия Үзәк сайлау комиссиясе бүгенге утырышында РФ Президентын сайлауда гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин кандидатурасын хуплау өчен төзелгән сайлаучылар төркемен теркәде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Үзәк сайлау комиссиясе шулай ук сайлауда теркәү максатыннан тавыш бирүчеләрнең 300 мең имзасын җыярга керешү өчен Саклык банкында махсус исәп-хисап счеты ачарга рөхсәт итте һәм финанс мәсьәләләре буенча Путинның вәкаләтле вәкилләрен теркәде.
«Бертавыштан кабул ителде», - дип игълан итте Үзәк сайлау комиссиясе карарын аның рәисе Элла Памфилова.
Үзен-үзе тәкъдим итүчегә ким дигәндә 300 мең имза җыю шарт (һәр төбәккә шул территориядә яшәүче кешеләрдән ким дигәндә 7,5 мең имза туры килергә тиеш). Имзаларны Үзәк сайлау комиссиясенә 31 гыйнварга кадәр тәкъдим итәргә кирәк, шуннан соң комиссия аларны тикшерәчәк һәм ун көн эчендә кандидатны теркәү яки теркәүдән баш тарту турында карар кабул итәчәк.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Россия Президентын сайлау өч көн – 2024 елның 15-17 мартында – дәвам итәчәге турында язган иде. Үзәк сайлау комиссиясе аңа әзерлек чараларының календарь планын раслады.
Россиянең хәзерге лидеры Владимир Путин яңа президентлык срогына үзен кандидат итеп күрсәтергә карар кылды. Җиңгән очракта, бу аның өчен бишенче Президент срогы булачак.
Путин кандидатурасын хуплау командасына 700дән артык кеше керде. Соңрак «Бердәм Россия» партиясе съезды аның кандидатурасын бертавыштан хуплады. Шуннан соң дәүләт башлыгы Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды.