1941 елда Германия тиздән һөҗүм итү турында телеграмма шифровкасы беренче тапкыр басылган
Президент китапханәсе нацистлар Германиясе белән тиздән сугыш башланачагы турында кисәткән телеграмманың шифровкаланган күчермәсен беренче тапкыр бастырып чыгарды. Аны СССР Дәүләт иминлеге халык комиссариаты җитәкчелеге 1941 елның 21 июнь кичендә алган.
Дәүләт иминлеге халык комиссариатының Ленинград өлкәсе буенча идарәсе башлыгы Павел Куприн телеграмманы дәүләт иминлеге халык комиссары Всеволод Меркуловка (1941 һәм 1943-1946 елларда әлеге вазифаны биләгән – Т-и иск.) адреслаган.
Фото: © https://www.prlib.ru/
«Агент «Чернов» мәгълүматлары буенча, 20 июнь иртәсендә Германия консуллыгы СФГ фирмасыннан Германия Тышкы эшләр министрлыгы тапшырган телеграмма алган. Анда Ленинградтан Германиягә чакыртып алынган сигез Германия белгечен, алар 22 июнь иртәсенә кадәр – юкса соң булачак – чик аша узсыннар дигән исәп белән, самолетта озатырга тәкъдим ителә», - диелә хәбәрдә.
Шулай ук Куприн телеграммасында әйтелгәнчә, «Чернов» Германиядә ялдан чакыртып алынган консуллык канцлеры Бухгольц һәм консул Динстман белән сөйләшкәндә «хәлнең шактый киеренке булуы һәм якындагы ике-дүрт көндә сугыш хәрәкәтләре – өстәвенә, инициатива Германия ягында булачак - көтелүе» хакында белгән.
Агент сүзләренчә, боларның барысы хакында да Бухгольцка Германиянең СССРдагы илчесе Вернер фон Шуленбург – Бухгольц аның белән Мәскәүдә күрешкән – сөйләгән. Шуннан соң Ленинградтагы немец белгечләренең исемлеген консуллыкка җибәргәннәр, диелә телеграммада.
Фото: © www.prlib.ru
Моннан тыш, расшифровкада «Чернов»ның немец дипломатларының үз-үзен тотышына бәйле хис-кичерешләре дә китерелгән. Әйтик, Динстман бу хәлгә аптыраган һәм Ленинградның тыныч калуына гаҗәпләнгән, Бухгольц исә «хәлләрнең кисәк үзгәрүенә» соклануын белдергән.
Телеграммадан күренгәнчә, Мәскәүдә аны 21 июньдә 20.10 сәгатьтә алганнар, ә 21.30 сәгатьтә расшифровкалаганнар. Документның төп нөсхәсе Россия Федераль иминлек хезмәтенең Үзәк архивында саклана.