Татарстан шәһәрләрендә 1 гыйнвардан җәмәгать транспортында билет бәясе кыйммәтләнә
Татарстанның кайбер шәһәрләрендә — Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә — 1 гыйнвардан җәмәгать транспортында йөрү бәясе 5 сумга артачак. Бу турыда Татарстан тарифлар буенча Дәүләт комитеты карарыннан билгеле булды.
2023 елда юл йөрү бәясе 30 сум иде, ә киләсе елдан 35 сумга кадәр артачак.
Бәяләр бөтен җәмәгать транспортына: автобус, трамвай һәм троллейбусларга кагыла.
Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе — акчалата исәп-хисап булганда 42 сумга кадәр, һәм карта белән түләгәндә, 38 сумга кадәр кыйммәтләнә. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.