Кремль: Путин 21 декабрьдә М12 трассасы буенча Казанга кадәр хәрәкәтне ачачак
Иртәгә, 21 декабрьдә, Россия Президенты Владимир Путин М12 трассасы буенча Казанга кадәр хәрәкәтне ачуда катнашачак. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы тантанага видеоконференцэлемтә форматында кушылачак.
Моннан тыш, видеоэлемтә аша ул стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Президент Советы утырышын үткәрәчәк. Чара барышында 2023 елга нәтиҗәләр ясалыр дип көтелә.