Татарстаннан мобилизацияләнгән гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырылды
Бүген Алексеевск районы Лебяжье авылындагы яңа фатир ачкычларын Алексей Булыгин гаиләсенә тапшырдылар. Тантаналы чарада Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов аларны Булыгинның хатынына бирде.
«Бу инде компания акчасына төзелгән икенче йорт, хәзер тагын өченче һәм дүртенче йортлар төзелә. Бу безнең көннәрдә бик зур нәрсә», – дип белдерде Демидов.
Йорт үзе кирпечтән төзелгән, 4 катлы. Йорт барлыгы 24 фатирга исәпләнгән, шуларның 16сы — ике бүлмәле һәм калган 8е — өч бүлмәле. Йортның гомуми мәйданы — 2,3 мең квадрат метр, ә торак өлеше 1,6 мең квадрат метр тәшкил итә.
Фатирларның эше төгәлләнгән һәм кирәкле җиһазлар белән тапшырыла. Моннан тыш, һәр фатирда индивидуаль җылыту системасы үткәрелгән.
Күп фатирлы йорт «Алексеевскдорстрой» оешмасы акчасына, предприятие хезмәткәрләренә процентсыз заем рәвешендә фатир бирү өчен төзелгән. Моннан тыш, һәр биш ел саен гаиләдән 500 меңнән 1 млн сумга кадәр бурычның бер өлеше юкка чыгарыла.
«Иң мөһиме — йорт җылы булсын. Һәм туры мәгънәдә генә түгел, ә рәхәт, уңайлы да булсын. Шулай ук йортта балаларның көлгән тавышлары ешрак яңгырасын», – дип белдерде «Алексеевскдорстрой» директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, предприятие хезмәткәрләренең гаиләләренә фатир ачкычларын тапшырып.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа йорт янында тагын ике шундый ук йорт төзелә. Предприятие юл эшчеләре өчен микрорайон булдырырга ниятли.