Россия Президентының Татарстан вәкиле Лисичанскида Ватан сугышы ветераннары янында булды
Татарстан Республикасының танылган спорт эшлеклесе Ольга Павлова Лисичанскида Бөек Ватан сугышы ветераннарында кунакта булды. Ул Владимир Сильванович һәм Мария Пушкарьның хәлләрен белде.
Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлы кешесе фронтовикларга бүләкләр алып килде. Алар арасында Яңа елның төп символы – чыршы һәм аңа уенчыклар да бар иде.
Ветераннар белән әңгәмә вакытында Ольга Павлова Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ничек яшәве һәм аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына нинди проблемалар белән очрашырга туры килүе белән кызыксынды.
«Сезне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек телим һәм хәзер сезнең һәркайсыгызның да алдагы Россия Президентын сайлауларда үз кандидаты өчен тавыш бирергә хокукы барлыгын исегезгә төшерәсем килә», – дип билгеләп үтте ул.