Саратовның якшәмбе мәктәбендә Бөтендөнья гарәп теле көне уңаеннан чаралар узды
Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбендә Бөтендөнья гарәп теле көненә багышланган иҗади дәресләр узды. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте яза.
Якшәмбе мәктәбенең иң яшь укучылары өчен «Күңелле ачык дәрес» узды. Балалар викторинада катнашты, дога укыды, гарәпчә тизрәк һәм яхшырак язуда ярышты.
Малайлар төркемнәрендә дәрестә тематик лекцияләр узды. Моннан тыш, гарәп каллиграфиясе һәм гарәп фонарьлары ясау буенча мастер-класслар оештырылды. Балалар кызыклы квестта катнашты.
«Балалар өчен кызыклы биремнәр әзерләнгән иде. Алар ребуслар чиште, гарәп алфавитына, гарәп теле турында тарихи фактларга һәм ул телдә сөйләшүче илләр турында мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирде. Укучылар үз белемнәрен сынады, күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белде», — дип сөйләде якшәмбе мәктәбе укытучысы Әлфия Кармеева.
«Мәктәп»тә мондый викторина һәм бәйгеләр даими рәвештә үткәрелә. Алар малайлар һәм кызлар уку елы дәвамында алган белемнәрен яхшырак ныгытуга юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.