Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2023

«Миллиард. Татар» басмасы «Ел татарлары» проектына йомгак ясады: Геройларны белергә кирәк

0
«Миллиард. Татар» басмасы «Ел татарлары» проектына йомгак ясады: Геройларны белергә кирәк

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Миллиард. Татар» басмасы «Ел татарлары» проектына йомгак ясады. 35 җиңүче бүләкләнде.

Басманың баш мөхәррире, проектның идея авторы Арслан Минвәлиев кандидатларны һәм җиңүчеләрне сайлау ничек узуын аңлатты.

«Беренче чиратта, белгечләр өчен анкеталар ясадык, алар тәкъдим иткән шәхесләрне социаль челтәргә тавышка чыгардык. Октябрь - декабрь айларында «Вконтакте» төркеме һәм телеграм каналда тавыш бирү барды», - дип сөйләде ул. Онлайн тавыш бирүдә 128 меңнән артык кеше катнашкан.

Нәтиҗәдә экспертлар берлеге һәм халык сайлаган җиңүчеләр билгеләнгән. Экспертлар берлеге билгеләгән җиңүчеләрне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүләкләде. (Авт. - исемлек азакта)

«Бу проект - яхшы идея, мин хупладым. Аны үткәрергә һәм геройларны белергә кирәк», - диде ул.

«Ел татарлары. Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңүчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков бүләкләде. Ул «Миллиард. Татар»ның тарихын искә алды.

«Проект җанисәп алдыннан башланган иде. Башта ул сайт иде, хәзер берлеккә әйләнеп килә. Зур учакны ягу өчен бер шырпы җитә. Командада эшләүчеләрнең берсе дә тарихка, мәдәнияткә, татарлыкка битараф түгел. Бу темага керергә теләгән кешеләр арта гына бара», - диде ул.

Институт директоры Радик Салихов журналистлар ярдәме белән тарихчыларның хезмәтләре халыкка барып җитүен әйтте. «Без барыбыз да бер идея белән яшибез - халыкка хезмәт итү, халкыбыз турында тарихи дөреслекне җиткерү», - диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов «Миллиард татар» проектына озакламый өч ел булуын искәртте. «Арслан татар темасына 20 еллап яза. Бу - аның тормыш юлы, миссиясе. Проект - зур эш нәтиҗәсе», - диде ул һәм галимнәргә хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт әйтте.

Нәтиҗәләр:

«Ел татарлары. Экспертлар берлеге сайлавы»:

  • Лилия Габдрафикова - тарих фәннәре докторы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, XIX-XX гасырның татар көнкүреше темасын популярлаштыра
  • Динә Гатина-Шәфыйкова - Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлегенең фәнни хезмәткәре, татар милли киемнәре комплексын өйрәнә
  • Энҗе Дусаева - «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институтын оештыруда катнашучы, тарихчы
  • Гөлназ Бәдретдинова - журналист, «Печән базары» фестиваленә нигез салучыларның берсе
  • Җәннәт Минһаҗева - Fashion Iftar оештыручысы, мода өлкәсендә стилист
  • Энҗе Дусаева - тарихчы, татар хатын-кызы тарихы буенча белгеч
  • Илшат Әминов - «Яңа гасыр» телекомпаниясе генераль директоры
  • Рәсүл Тәвдиряков - «1нче мөселман блогеры», волонтер
  • Ильяс Гафаров - Yummy Music лейблына нигез салучы
  • Азат Якупов - көнчыгышчы өйрәнүче, иске татар теле буенча курслар төзүче
  • Артур Шәмгунов - стендапер

«Ел татарлары. Тамашачы мәхәббәте»:

  • Равил Сабиров - язучы, драматург, журналист
  • Айдар Шәйхин - Татар китабы йорты директоры
  • Айдар Ниязов - композитор
  • Райнур Хәсәнов - Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе
  • Дамил Шәрәфетдинов - көрәшче, боксчы
  • Алексей Арзамазов - галим
  • Ләйлә Кашапова - кондитер

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

  • «2023 елның татар җыры» (эстрада) - Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина
  • «2023 елның татар җыры» (альтернатив музыка) - Илгиз Шәйхразыев һәм Оммаж
  • «2023 елның татар спортчысы» - Ринат Фәхретдинов
  • «2023 елның иң яхшы фильмы» - Байбулат Батулла
  • «2023 елның татарлар турындагы иң яхшы медиа проект» - Раил Арсланов
  • «Татар мәдәниятенең их яхшы вакыйгасы» - «Яңарыш Дастанның заманча язылышы» фестивале («Яңарыш» фонды)
  • «2023 елның иң яхшы татар дизайнеры» - Айгөл Сәлахова
  • «Иң яхшы тел проекты» - Айгөл Ханова
  • «Иң яхшы татар бизнес проекты» - Ләйсән Галәвиева
  • «Күңелдә татар егете/татар кызы» - Юто Хишияма һәм Мидзуки Сакурама-Накамура
  • «Иң яхшы татар киңлеге» - Камал театры
  • «Татарстаннан читтә яшәүче иң яшь татар егете» - Тимур Шәрәфетдинов
  • «Елның татар айтишнигы» - Ринат Гыйльмуллин
  • "Россиядә Ислам үсешенә өлеш кертүче» - Руслан Нагиев
  • «М буыны: Татарстаннан читтәге активист» - Фәрхәд Бахтияри
  • 2023 елның татар кызы - Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм журналист Илзирә Юзаева




Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро





Москва

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Shaman

Shaman спел хит «Я русский» посреди улицы в Рязани




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Гепарды – новые персонажи мультсериала «Команда МАТЧ»

«БЛИЦ», «БИТВА СТРАТЕГИЙ», «ДУАТЛОН» инсайд новых дисциплин в спортивном программировании

Третий этап шахматного турнира завершился в Егорьевске


ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru