«Татар-информ» журналисты Рифат Каюмовка Бөтендөнья татар конгрессы рәхмәт хаты бирелде
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе журналисты Рифат Каюмов Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Журналистка рәхмәт хатын Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды. Кичә Милли шура рәисе журналистлар белән очрашты, 2023 елга нәтиҗәләр ясады һәм киләсе елга максатлар турында сөйләде.