Рөстәм Миңнеханов Аурус автомобилендә М12 трассасының Татарстан участогын сынап карады
М12 трассасының Татарстандагы участогы әзерлеге турында Россия Президенты Владимир Путинга хәбәр итәр алдыннан, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Аурус автомобилендә юлны шәхсән үзе сынап карады.
Ул трассаның иң озын күпере – Идел елгасы аша салынган күпердән узды. Миңнеханов юл өслегенең сыйфатына бәя бирде, юл буендагы инфраструктураны (заправкалар, туклану пунктлары) тикшерү өчен берничә тукталыш ясады.
Искәртеп узабыз, бүген Россия Президенты М12 трассасының Казанга кадәрге участогында машиналар хәрәкәтен ачуда катнаша, ул тантанага видеоконференция элемтәсе форматында кушылды.
Моннан тыш, Путин видеоэлемтә буенча стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Президент Советы утырышын үткәрә. Чара вакытында 2023 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала.