Татарстанда АИ-95 һәм АИ-92 маркалы бензин бәясе арзанайды
11-17 декабрьдә Татарстанда бензинның ике маркасының бәясе арзанайды, әмма дизель ягулыгы бәясе артты. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.
АИ-95 маркалы бензин 0,07 процентка арзанайды, хәзер аның 1 литры 53,07 сум (4 тиенгә арзанрак), ә АИ-92 маркалы бензин бәясе 0,1 процентка төште һәм литры 49,25 сум булды.
Шул ук вакытта дизель ягулыгы 0,14 процентка кыйммәтләнде һәм 1 литры 59,77 сум (8 тиенгә кыйммәтрәк) тора. АИ-98 маркалы бензин 0,08 процентка артты, хәзер 1 литры 66,06 сум (5 тиенгә кыйммәтрәк) булды.
Искәртик, 17 ноябрьдә Россиядә бензинны, аннары җәйге дизель ягулыгын читкә чыгаруны тыю бетерелде, чөнки салкын булу сәбәпле, аңа ихтыяҗ кимеде. Энергетика министрлыгында белдерүләренчә, мондый чараларны кышкы дизель ягулыгына карата куллану планлаштырылмый.
- Сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин илдә автомобиль ягулыгына бәяләрне тотрыкландыру өчен чараларның нәтиҗәлелеген арттырырга йөкләде. «Бәяләр ваклап сатуда арта. Чаралар күрелде, ә бәяләр арта. Кулланучыны башка звеноларда ниләр булуы кызыксындырмый. Кулланучыга нәтиҗә кирәк», - диде дәүләт башлыгы Министрлар Кабинеты әгъзалары белән очрашуда.