Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Татарстан белән хезмәттәшлек планнарын ачты
Төркиянең Казандагы генераль консулы Угур Йылмаз бүген Татарстан журналистлары белән очрашу үткәрде. Анда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов, шулай ук «Татар-информ» хәбәрчеләре катнашты.
Журналистлар белән очрашу барышында Татарстан белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, генераль консул Төркия белән безнең республика арасында товар әйләнеше ике тапкыр артуын әйтте.
Шулай ук туристлар алмашу һәм мәдәният һәм медиа өлкәсендә якларның үзара эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде. Моннан тыш, Йылмаз икътисад өлкәсендә планлаштырылган һәм инде гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Угур Йылмаз күптән түгел Казанда генераль консул вазифасына билгеләнде. Дипломат үзенең билгеләнүе турында шушы көннәрдә безнең басмага биргән интервьюда тәфсилләп сөйләде.