Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы мәктәбе укучыларын Яңа ел бәйрәме белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе Йолдыз авылында булды. Биредә ул мәктәп укучыларын һәм укытучыларын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Милли шура рәисе мәктәп укучыларына бүләкләр тапшырды. Шулай ук балаларны Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков котлады.
Укучылар мәктәп кунаклары өчен иҗади бүләкләр әзерләделәр: шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар, диелә хәбәрдә.