Любовь Авдонина: Ата-аналарны бәйрәм чарасына кертү мәсьәләсен бакча җитәкчелеге хәл итә
Татарстанда балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмен үткәрү сезоны башлана. Бу бәйрәмнәрнең ничек узачагы турында «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Балалар бакчаларында бәйрәм иртәләренә бернинди тыюлар юк. Әмма ата-аналар әлеге чарада катнашамы, әллә аларга анда килү чикләнерме — әлеге карарны балалар бакчасы җитәкчесе учреждениедәге хәлгә карап кабул итә», — дип билгеләп үтте ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселева яза.
Любовь Авдонина искәрткәнчә, әгәр кискен респиратор вируслы инфекция яки җил чәчәге аркасында карантинга ябылган төркемнәр булса, авыру сәбәпле күп балалар бакчага йөрмәсә, ата-аналарны бәйрәмгә кертмәү яки аз санда гына кертү яхшырак.
Санитар табиб бәйрәмгә барганда ата-аналарга битлек кияргә, шулай ук кулларын эшкәртергә киңәш итте.