Тимур Әүхәдиев Бөгелмәдә алсу төсле томан төшү сәбәбен аңлатты
Бүген иртән Бөгелмә халкы шәһәр өстендә алсу төсле томанны күзәткән. Халык социаль челтәрләрдә фотосурәтләр белән уртаклашты. Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «Татар-информ»га әлеге күренешнең асылын аңлатты.
«Кызыл төсмер — ниндидер аязу вакытында кояш нурлары таралу нәтиҗәсе. Кояш нурлары җир өслегенә төшкән һәм томан тамчыларында сынган. Мондый күренеш иртәнге сәгатьләрдә, кояш чыкканда күзәтелергә мөмкин. Исегезгә төшерәм, кояш чыгу, кояш баюны без кызыл төстә күрәбез һәм моның физик аңлатмасы бар, чөнки кызыл нурлар атмосферада иң начар тарала. Бу очракта да шулай булган», – диде белгеч.