Лавров Песошинга КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында диплом тапшырды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров үткәрде. Чара Россия Тышкы эшләр министрлыгының кабул итү йортында узды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сергей Лавров доклад белән чыгыш ясады, шулай ук Татарстан Премьерына «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында диплом тапшырды.
Алексей Песошин ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясенең гомуми җыелышында катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Татарстан объектларын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча зур эш башкарган өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән рәхмәт белдерде.
«Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү — илебезнең мөһим җиңүе, дөнья мәдәни мирасына Ватаныбыз фәне керткән өлеш», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры.
- 2023 елның сентябрендә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә республикадагы дүртенче объект кертелде — бу Казан федераль университетының Василий Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе.