Татарстан Хезмәт министрлыгы: Без аз керемле кешеләр саны кимүен күрәбез
Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе кими. Бүгенге көндә республикада халыкның 5 проценты яки 194 мең кеше билгеләнгән минимумнан түбән керемгә ия. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
2017 елда, Россия Президенты Владимир Путин 2024 елга ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычын куйганда, республикада бу күрсәткеч 7,2 процент (яки 281 мең кеше) булган.
«Социаль ярдәм чараларын алучылар саны аша без бүген үк аз керемле кешеләр саны кимүен күрәбез. Керемнәре билгеләнгән минимумнан түбән булганнар саны. Һәм бу безне сөендерми кала алмый», – диде Зарипова. Аның сүзләренчә, моңа халыкның керем үсеше ярдәм итә. Шул ук вакытта Татарстанда миграция үсеше аның уңайлы мохит ягыннан гына түгел, ә керем ягыннан да җәлеп итә торган төбәк булуын сөйли.
Министр шулай ук социаль контракт программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. «Быел төзелгән контрактлар саны биш меңгә якын. Татарстанда социаль контракт нәтиҗәләре буенча 82 процент үз керемен арттыра. Бу Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак», – дип хәбәр итте Зарипова.
Аның сүзләренчә, контракт төзүчеләр ателье, автомашина ремонтлау станцияләре ача, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерә, шул ук вакытта «үзләре ярлылыктан чыгып кына калмый, ә эш урыннары да булдыра».