«Миллиард.Татар» басмасы «Ел татарлары» рейтингы җиңүчеләрен игълан итте
«Миллиард.Татар» басмасы «Ел татарлары» бәйгесе җиңүчеләре исемлеген игълан итте. Номинантларны басма экспертлары сайлаган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Елның татар хатын-кызы» номинациясендә тарихчы, «Татар йорты» телеграм-каналы авторы Лилия Габдрафикова, татар модасы тарихчысы Дина Гатина-Шәфикова, блогер, «Татар хатын-кызы дөньясы» проекты авторы Энҗе Дусаева, «Печән базары» проектына нигез салучы Гөлназ Бәдретдинова, Fashion-ифтарга нигез салучы Җәннәт Мингазова җиңде.
«Елның татар ир-аты» номинациясе җиңүчесе исеменә «Яңа гасыр» ТРК генераль директоры Илшат Әминов, Yummy Music музыка лейблын уйлап табучы Ильяс Гафаров, мөселман блогеры Рәсүл Тавдиряков, стендапер Артур Шәмгунов, тел стилисты һәм тикшеренүче Азат Якупов лаек булды.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Миллиард. Татар» басмасы «Ел татарлары» проектына йомгак ясады. 35 җиңүче бүләкләнде, дип язган иде «Татар-информ» хәбәрчесе Гөлүзә Ибраһимова.
- Тулы исемлек белән сылтама аша танышып була.