Дәүләт Советындагы вакантлы депутат мандатын Раил Шәмсетдиновка тапшырырга мөмкиннәр
Татарстан Дәүләт Советында вакантлы депутат мандатын «Бердәм Россия» партиясе вәкиле Раил Шәмсетдиновка тапшырырга мөмкиннәр. Аның кандидатурасы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәяси советы президиумы утырышында хупланды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Аны күпләр яхшы беләдер дип уйлыйм. Бүген ул Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллинның ярдәмчесе булып эшли. Төбәк сәяси советы президиумы каршында эшләүче күп кенә комиссияләрдә, советларда актив катнаша», — диде партиянең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары, Парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.
Ул билгеләп үткәнчә, 18 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы мәрхүм депутат Илшат Ганиевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итте.
«Әгәр без Шәмсетдинов кандидатурасын тәкъдим итсәк, ул партиянең генераль советы президиумы тарафыннан хупланыр дип уйлыйм», —дип ассызыклады Камалтынов.
- «Бердәм Россия» депутаты һәм «Майский» комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев 23 ноябрьдә 69 яшендә вафат булды.