«Ахмат» махсус отряды командиры социаль челтәрдәге сәхифәдә Казан турында видео күрсәтте
«Ахмат» махсус отряды командиры Апти Алаудинов Телеграм-каналында Татарстанның башкаласы – Казанга багышланган видео күрсәтте. Роликка #Россия_великая_участвует_страна хештегы куелган, анда Россиянең башка шәһәрләре дә, шул исәптә Нальчик, Самара, Мурманск, Уфа тәкъдим ителгән.
Видеода Казанның истәлекле урыннары — Спас манарасы, Казан Кремле, Муса Җәлил һәйкәле, Кол Шәриф мәчете, Игенчеләр сарае, Бауман җәяүлеләр урамы, «Казан» гаилә үзәге, «Әкият» курчак театры, шулай ук «УРАМ» экстрим-паркы, Кремль яр буе һәм башка һәйкәлләр күрсәтелгән.
Видео «Казан, минем башкалам» җырына салынган.