Осиновода газ шартлаганнан соң, Миңнеханов халыкка аңлату эшләрен көчәйтергә йөкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә халык арасында газ җиһазлары белән саксыз куллануга карата аңлату эшләрен көчәйтергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«21 декабрьдә Яшел Үзән районының Осиново шәһәрендә ике катлы торак йортта газ шартлады. Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китерелгән», - дип искәртте республика җитәкчесе.
«Газ һәм торак хезмәтләренә абонентларның челтәрләргә тоташуын, вентиляция системаларын тикшерүләр үткәрергә кирәк. Урыннарда хакимият органнарына эшләрнең үтәлешен тикшереп торуны тәэмин итәргә кирәк. Кызганычка, мондый фаҗигаләр килеп чыгуга еш кына кеше факторы сәбәп була», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе түбәләрне кардан чистарту өчен җаваплы кешеләргә таләпләрне көчәйтергә кушты.