Татарстанда торак төзү планы 8,6 процентка арттырып үтәлгән
Татарстанда 2023 елга торак төзелеше планы 8,6 процентка арттырып үтәлде. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстанда бүгенге көнгә барлыгы 3365000 кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Аерым алганда, шәхси торак төзелешенә 1702000 кв. метр туры килә, күп фатирлы инвестицион торакка 1503000 кв. метр, ә социаль ипотека программасы буенча төзелгән торакка 161000 кв. метр туры килә, диде докладчы.
Моннан тыш, Айзатуллин аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыруга тукталды. Аерым алганда, 762 ятим баланың 198е фатир алган, биналарга наем шартнамәләре төзелгән. Республиканың калган 654 бинасына милек хокукын теркәү бара.
Агымдагы елда 38 муниципаль берәмлектән 81 яшь гаилә торак белән тәэмин итүгә субсидия алган, бу акча файдаланылган. Биш һәм аннан да күбрәк балалы 34 гаиләнең 32се сертификатны торак алуда кулланган, ә калган икесе фатир сайлый. Мәҗбүри күчеп кайтучылар, Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм Ерак Төньяктан күчеп кайтучылар 2023 елда алган 6 сертификат рәсмиләштерелгән.
Моннан тыш, быел гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыру тәмамланды, дип өстәде Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан Россиядә торак тапшыру күләме буенча лидерлар өчлегенә кергән. 2030 елга Татарстанда 25 млн кв. метр торакны файдалануга тапшырырга телиләр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 16 декабрьдә ташламалы ипотека буенча кертем 30 процентка кадәр күтәрелде. Карар Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча кабул ителде.