Зәй районында юл-транспорт һәлакәтендә өч машина бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
Татарстанның Зәй районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
Авария Чаллы-Әлмәт юлының 72нче километрында булды. Анда КамАЗ, ГАЗель һәм Saab җиңел автомобиле бәрелешкән. Иң күбе ГАЗель зыян күргән — машинаның кабинасы һәм кузовның бер өлеше нык яньчелгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүчеләрнең берсе имгәнгән. Аны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән.