Татарстан Гидрометеорология үзәге томан, бозлавык турында кисәтә
Бүген һәм иртәгә Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы турында фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Аерым алганда, 23 декабрьдә көннең икенче яртысында, 24 декабрьдә төнлә һәм көндез республикада, урыны белән, шулай ук Казанда да томан төшә һәм бозлавык була.
Моннан тыш, 24 декабрьдә көндез дә төбәк юлларында көчле бозлавык көтелә, дип кисәтә синоптиклар.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, циклоннар йогынтысында ял көннәренә кадәр Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бүген республикада һава температурасы +2..-3 градус көтелә.
«<…> Явым-төшемнәр, һава температурасының 0дән югары булуы биналарның түбәләреннән һәм башка авыш өслекләрдән кар төшүгә китерергә мөмкин», - дип кисәтте метеорологлар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йорт түбәләрен кардан чистарту өчен җаваплы кешеләргә таләпләрне көчәйтергә өндәде.