Татарстанда Путинны хуплап имза җыю башланды
Россия Президенты вазифасына Владимир Путин кандидатурасын хуплап Татарстанда имза җыя башладылар. Дәүләтнең хәзерге башлыгын киләсе срокка тәкъдим итүне Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән шәһәрләрендәге зур сәүдә үзәкләрендә хупларга мөмкин.
Бүген Татарстан башкаласында кандидат буларак Владимир Путинны хуплап шәһәрнең KazanMall иң зур сәүдә үзәгендә имза җыялар. Төбәк сайлау штабы волонтерлары азык-төлек гипермаркеты белән янәшә тартма урнаштырды, һәм беренче минутларда ук анда Президентны хупларга теләүчеләр чиратка басты.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Беренче булып имзаны Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов куйды.
Үз имзасы белән төрле яшьтәге кешеләр: пенсионерлардан алып яшьләргә кадәр Россия дәүләте башлыгына хуплавын белдерергә теләде. Алар барысы да, яшь аермасына карамастан, бер үк дәрәҗәдә Путин кандидатурасын бердәнбер мөмкин булганы дип белдергән.
«Узган сәгатьтә 30дан артык кеше үз имзазын куйды, кешеләр бик актив бара. Алар имза куйганнан соң үзләренең теләкләрен кайда калдырырга мөмкин булуын да сорыйлар. Ягъни хуплыйлар да, нәрсә беләндер бүлешергә дә телиләр», - дип сөйләде төбәк сайлау штабы волонтеры Дамир Нургалиев.
Мөрәҗәгать калдырырга теләүчеләрне Путинның төбәк штабына җибәрәләр, ул кичә ачылды, дип өстәде активист .
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев