Әгерҗе районында яшәүче гаилә йомыркадан чыгып килүче аҗдаһа сыны ясарга җыена
Әгерҗенең Пеләмеш авылында яшәүче Ирина һәм Владимир Осиповлар ел саен Яңа ел алдыннан йорт тирәсен кар сыннары белән бизи. Бу юлы алар Яңа ел символы – аҗдаһа сыны ясарга җыена. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Владимир Пеләмеш клубы белән җитәкчелек итә, Ирина фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире булып эшли.
Газета укучылар аларның зур кар бабайның көрәк белән кечкенә кар бабайларны этеп баруын чагылдырган композициясен хәтерлиләрдер әле. Узган елда актуаль вакциналаштыру темасына тукталганнар иде. Алар зур коронавирус һәм аңа кадап куелган шприц ясаганнар.
«Быел капка янына аҗдаһа йомыркалары һәм шуларның берсеннән чыгып килүче кечкенә аҗдаһа ясарга телибез», – диде Ирина.