Элла Памфилова Россия Президенты вазифасына 29 кешенең дәгъва кылуы хакында сөйләде
Инде 29 кеше Үзәк сайлау комиссиясенә РФ Президентын сайлауда катнашу теләген белдерде, дип искәртте Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Хәзерге вакытта күп кенә коллегаларыбыз дәгъвачылар съездларына йөри, инде бүген үк аларның саны 29 кешегә җитте», - диде ул комиссия утырышында.
Элегрәк Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы 16 потенциаль кандидат хакында белдергән һәм әлеге санның артырга мөмкин икәнен әйткән иде.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә гамәлдәге Президент Владимир Путинның үз-үзен кандидат итеп күрсәтүе турында рәсми рәвештә билгеле, ул Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырды инде, ә аның тарафдарлары имза җыярга кереште. ЛДПР үзенең лидеры Леонид Слуцкийны президентлыкка кандидат итеп күрсәтте. «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе сайлауда Владимир Путин кандидатурасын яклаячак, кичә КПРФ үз съездын үткәрде, анда Дәүләт Думасы депутаты Николай Харитонов кандидатурасы хакында фикер алыштылар. «Яңа кешеләр» партиясе съезды якшәмбе көнне уза. Парламент партияләре тәкъдим иткән кандидатлар имза җыюдан азат ителде.
Ил халкы РФ Президентын 2024 елның 15-17 мартында сайлаячак.