Рөстәм Миңнеханов һава шартлары начарайган вакытта сак булырга чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне һава шартлары начарайган вакытта сак булырга чакырды. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы сәгатьләрдә һава шартлары бозылуга бәйле рәвештә кисәтү игълан итте.
«Быел кыш үзенең матурлыгын һәм көчен күрсәтә. Ләкин сак булыгыз! Юлларда игътибарлы булыгыз, республикада кисәтү игълан ителде!» - дип язган республика җитәкчесе.
Татарстан территориясендә кар, буран, көчле җил (аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк), күз күременең 500 метрга кадәр начараюы, юлларда кар көртләре көтелә.