Казан поликлиникаларында кизү торучы табиблар төнге 12гә кадәр эшләячәк
Казан поликлиникалары пациентлар күп булу сәбәпле эш вакытын арттыра. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.
«Авырулар саны артуга бәйле рәвештә, Казанда, дүшәмбедән башлап поликлиникаларда терапевт һәм педиатрны өйгә чакырырга теләүчеләрдән шалтыратуларны 21.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр», - дип искәрттеләр Сәламәтлек саклау идарәсендә.
Табиблар чакырулар буенча 22.00 сәгатькә кадәр кешеләрнең өйләренә киләчәк. Үз чиратында, кизү торучы терапевтлар һәм педиатрлар поликлиникаларда төнге 12гә кадәр эшләячәк.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы республикада сыйныфларны карантинга җибәрүләре, ә поликлиникаларда буш урыннар калмавы хакында хәбәр иткән иде.