Министрлар Кабинеты 2024 елда дәүләт хезмәткәрләрен һөнәри укытуга 28 млн сум юнәлдерәчәк
2024 елда Татарстанда 2186 дәүләт гражданлык хезмәткәрен һәм 2065 муниципаль түрәне һөнәри укытуга җибәрәчәкләр. Әлеге максатларга 28 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк, диелә республика Хөкүмәте карарында.
Хезмәткәрләрнең беренче категориясен һөнәри яктан үстерүне финанслау – 13,3 миллион, икенчесен 15,2 миллион сумга төшәчәк.
Дәүләт заказының структурасы нигезендә, дәүләт гражданлык хезмәткәрләре арасында иң зур төркемне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (271 кеше) җибәрәчәк. Икенче урында – ТР Финанс министрлыгы (Казначылык департаменты өчен) – 187, өченчедә – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы (135).
Муниципалитетлар арасында иң зур төркемне Казан (563 кеше), Чаллы (193), Түбән Кама (77) һәм Әлмәт (76) районнары озатачак.
Ике төркем өчен дә белем бирү чаралары өч тип (һөнәри яңадан әзерлек программасы, квалификация күтәрү һәм һөнәри үсеш нигезендә башка төрле чаралар) буенча бүленә.