Путин: Бары тик Россия армиясендә генә хәрби иптәшләре турында онытмыйлар
РФ Президенты Владимир Путин хәрбиләр белән аралашкан вакытта бары тик Россия армиясендә генә хәрби иптәшләре турында онытмауларын белдерде. «Мәскәү. Кремль. Путин» программасын алып баручы Павел Зарубин дәүләт башлыгының хәрбиләр белән очрашуыннан кадрлар урнаштырган. Бу хакта «Российская газета» яза.
Президент үзен бүләкләгәннән соң командирына да бүләк тапшыруны сораган танкист турында сөйләде. Бу вакытта хәрби бөтен экипажны билгеләп үтүләрен белмәгән. Моннан тыш, ул аның экипажына яңа танк Т-90 танкын бирүләрен дә сораган.
«Чын ир-ат… Сугышчан иптәшләре турында онытмаган. Хәтта белмим дә, бу Россия өчен генә хастыр, мөгаен», - дип искәртте Президент.
Саклану министрлыгы коллегиясе төгәлләнгәннән соң, 19 декабрьдә Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга Россия Герое йолдызларын тапшырды. Ул «кыюлык һәм ихтыяр көче күрсәткәннәре өчен» хәрбиләргә рәхмәт белдерде.