Махсус операциядә катнашучыларның балалары Тукай әкиятләренә нигезләнгән спектакль карады
Махсус операциядә катнашучыларның балалары Тукай әкиятләренә нигезләнгән спектакль карады
Казан яшь тамашачы театрында хәйрия чыршысы оештырылды һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнгән «Китап көче» мультимедиа спектакле күрсәтелде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бәйрәмнең кунаклары булды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Театрда аңлатуларынча, әлеге спектакльнең төп максаты – халыклар арасында мәдәни күпер сузу, рус балаларын татар мифологиясе, әдәбияты һәм мәдәнияте белән таныштыру.
Спектакльнең премьерасы Габдулла Тукайның театр бинасында «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасын беренче тапкыр укуына 114 ел тулуга багышланган. Быел театрда әлеге датаның 115 еллыгын конкурс һәм Тукай әкиятләре мотивлары буенча балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе белән билгеләп үттеләр.