«Үсеш партиясе» «Яңа кешеләр» белән берләшүе хакында хәбәр итте
«Үсеш партиясе» «Яңа кешеләр» белән берләшә, дип хәбәр итте сәяси совет барышында аның рәисе Борис Титов. Аның сүзләренчә, әлеге карар уң флангның позицияләрен ныгытырга мөмкинлек һәм куелган бурычларны хәл итү өчен этәргеч бирәчәк.
Титов билгеләп үткәнчә, ике партиянең кыйммәтләре дә бик охшаш һәм аларның берлеге «яшь энергия ялкыны һәм тәҗрибәле эшкуарлар тәҗрибәсенең синергиясе» булачак.
«Үсеш партиясе» – ул бизнес партиясе. Ә бизнес һәрвакытта да прагматик, шуңа күрә без бүгенге көндә сәяси максатка ирешүнең иң нәтиҗәле вариантын сайлыйбыз. Ә безнең максат – Россиядә икътисадның оптималь вариантын булдыру», - дип белдерде ул.
Ике партия «Яңа кешеләр. Үсеш» шартлы атамасы астында кушылачак.
Титов билгеләп үткәнчә, инновацияләр өлкәсендә, шулай ук бизнеска ярдәм күрсәтүдә закон проектлары белән эшләү яңа берләшмә әгъзалары үз алларына куйган максатларның берсе булачак.