Дүшәнбедәге татар-башкорт җәмгыяте сайлауда Путинның үз кандидатурасын күрсәтүен хуплады
Дүшәнбедәге «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге традицион Яңа ел алды очрашуында елга нәтиҗәләр ясады. Бу хакта Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль хезмәтенең (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк рәисе Римма Хәмзина шул исәптән Россотрудничество вәкиллеге белән берлектә үткәрелгән иң әһәмиятле вакыйгалар хакында сөйләде. Бу – мәдәният һәм гореф-гадәтләрне, тарихи дөреслекне саклауга кагылышлы һәм әлеге хәтерне алдагы буыннарга тапшыруның мөһимлеген искәртә торган чаралар.
Фото: © Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте
2024 елда Россия Президентын сайлау хакында сөйләгәндә, Хәмзина Таҗикстанның Россия ватандашлары берләшмәләре Координация советының Владимир Путинның президентлыкка үз-үзен кандидат итеп күрсәтүен хуплавын билгеләп үтте.
Очрашу Яңа ел уен-тамашасы белән тәмамланды, анда Кыш бабай һәм Кар кызы Дүшәнбе һәм шәһәр яны бистәсендә яшәүче нәни гражданнарны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Балалар әйлән-бәйлән уйнады, Яңа ел җырларын башкарды, соңыннан аларга Россия Илчелеге исеменнән татлы күчтәнәчләр тапшырылды.
Фото: © Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте
Ил халкы РФ Президентын 2024 елның 15-17 мартында сайлаячак. Искәртеп узабыз, Владимир Путин 8 декабрьдә – Ватан геройлары көне уңаеннан үткәрелгән тантанада яңа срокка үз кандидатурасын күрсәтәчәге хакында белдерде.