Түбән Камада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов белән очрашу булды
Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр иясе Данил Салихов белән очрашу булды. Бу хакта «Туган як» хәбәр итә.
Данил Салиховның әдәбият дөньясына юллары шактый урау була. Музыка училищесының өч курсын тәмамлагач, тавышында үзгәрешләр барлыкка килү сәбәпле, театр училищесына күчәргә мәҗбүр була егет. Хәер, тагын бер сәбәбе булган икән бит.
«Без, авыл балаларының, операны җенебез сөйми иде. Ә миңа, синнән менә дигән опера җырчысы чыгачак, диделәр. Китәр өчен шул җитә калды», — дип хатирәләрен яңарта әдип. Музыка училищесыннан китсә дә, җырга булган мәхәббәте гомере буе озата бара аны. Г. Камал, К. Тинчурин театрларында эшләгәндә башкарган җырлы, якты рольләре белән тамашачы мәхәббәтен яулый ул.
Әлбәттә инде, үзе яраткан Түбән Кама укучылары, тамашачыларын да җырлы күчтәнәчләре белән сөендерде Данил әфәнде. Алай гына да түгел: бабасына багышлап язылган «Чукрак» әсәреннән өзек укып, тыңлаучыларны тетрәнергә мәҗбүр итте, күренекле шәхесләргә пародияләр күрсәтеп шаккаттырды.
Әйе, Галиәскар Камал, Кәрим Тинчурин, Туфан Миңнуллиннар токымыннан ул. Алар да бит хезмәт юлларын артист буларак башлап, татар әдәбиятының мәшһүр драматургларына әверелгәннәр. Бүген Данил Салихов иң актив эшләүче каләм әһелләреннән санала. Әсәрләрен башкалабызның мәшһүр театрлары, Буа, Әлмәт, Стәрлетамак, Туймазы, Уфаның «Нур», Минзәлә, Сибай, Оренбург театрлары сәхнәләштергән. Халык театрлары да үз итә. Ә шулай да «Туй күлмәгем — соңгы бүләгем» пьесасы, мөгаен, иң бәхетле язмышлысыдыр: 376 тапкыр уйнала ул!
Чыгышын йомгаклап, «Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Тормыш юлымда бары яхшы кешеләр генә очрады. Татар сәнгатенең алтын баганасы булган күп кенә мәшһүр шәхесләр белән аралашып яшәргә насыйп булды. Бүгенге очрашуны да күңел түремдә кадерләп саклармын. Сезнең белән җылы кичтә утырган кебек булдым. Түбәнкамалылар янына һәрвакыт туганнарым янына килгән сыман киләм», — диде әдип.
Шәһәр китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова, Данил Салиховның әсәрләре безне рухи яктан баета, күңел офыкларыбызны киңәйтә, дип басым ясады һәм, драматургны октябрь аенда булган юбилее белән котлап, иң изге теләкләрен юллады.