Актанышның Түбән Яхшый авылында туып-үскән ир-ат клубны төзекләндерергә ярдәм иткән
Актаныш районы Түбән Яхшый авылында төзекләндерүдән соң клуб ачылды. Мәдәният үзәген тантаналы ачуда район башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Күптәннән ташландык хәлгә килеп җиткән клуб шушы авылда туып-үскән Ильяс Мирзаяновның финанс ярдәме белән төзекләндерелә. Шулай ук башка авылдашлар да читтә калмый, һәркем кулыннан килгәнчә мәдәният учагын яңадан сафка бастыруда тырышлык куя.
«Күмәк көч белән төзекләндерелгән бина тантаналы төстә ачылды. Клуб авылдашларга күңелләрен ачу, яңа хезмәт уңышларына дәртләндерү, бергәләп аралашу урыны булып торсын иде, ишекләре һәрвакыт ачык булсын!» – диелгән хәбәрдә.