Казан халкы Яңа ел төнендә ачуны китерә торган әйберләр хакында сөйләде
Яңа ел төнендә бигрәк тә салютлар, петардалар тавышы һәм кызыксыз телетапшырулар Казан халкының ачуын китерә икән. Бу хакта SuperJob эш эзләү сервисы хәбәр итә.
Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты фейерверкларга шат түгел, ә респондентларның 9 процентын телеканалларда трансляцияләнә торган бертөрле программалар канәгатьләндерми.
«Тагын шул сандагы кеше исерекләрнең күп булуыннан уңайсызлык кичерә. Респондентларның 8 процентына мул табынның артыгын ашауга китерүе ошамый», - диелә хәбәрдә.
Тагын 7 проценты йокы туймаудан иза чигә, 3 проценты Яңа ел төне бик тиз узганга ямансулый. Респондентларның 2 процентына Яңа елда үзе генә булуы ошамый, һәм бары тик 100 кешенең берсе генә барысының да бәйрәмнәр белән мавыгуын аңламый. Шул ук вакытта, сораштыруда катнашучыларның 29 процентының Яңа ел төнендә берни дә ачуын китерми.