Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчеләрен һәм уенчыларын җиңү белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчелегенә һәм коллективына Россия кубогында җиңү уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.
Телеграмма клуб президенты Рәфкать Кантюковка, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстан «Динамо» иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе һәм Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, волейбол командасының өлкән тренеры Алексей Вербовка да юлланган.
«Татарстандагы барлык волейбол җанатарлары һәм шәхсән үз исемемнән «Зенит-Казан» командасын ир-атлар арасында волейбол буенча Россия кубогында алтын медаль белән котлыйм. Бу зур җиңү — һәр уенчының югары шәхси осталыгы һәм командада үзара уңышлы хезмәттәшлек, шул исәптән еш кына «күләгәдә» калучылар — искиткеч тренерлар штабы, оста спорт менеджерлары һәм битараф булмаган иганәчеләр хезмәттәшлеге нәтиҗәсе», — дип ассызыклаган котлау телеграммасында Рөстәм Миңнеханов.
«Сезнең уртак тырышлыгыгыз Казан клубының чираттагы триумфын һәм күпьеллык лидерлыгын, илебез спортында республикабызның лаеклы данын тәэмин итүдә ярдәм итте. Барыгызга да һәм аерым рәвештә матчның иң яхшы уенчысы Илья Федоровка искиткеч уен, үз командабыз өчен шатлыклы горурлык тойгысы өчен рәхмәт белдерәм. Чын күңелдән һәркемгә киләсе елда ныклы сәламәтлек һәм яңа уңышлар, волейбол кырында һәм тормышта һәрвакыт беренче булуыгызны телим. Котлыйм!» — дигән Татарстан Рәисе.
- Кичә «Зенит-Казан» Мәскәүдә башкаланың «Динамо» командасын 3:1 исәбе белән җиңде.