Казан университеты метеорологы: Бер тәүлектә Казанда айлык норманың яртысы кадәр кар яуды
Соңгы тәүлектә Татарстан башкаласына айлык норманың яртысы кадәр диярлек кар яуды. Хәзерге вакытта республика һава торышына йогынты ясый торган циклон якын арада чигенергә җыенмый. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.
«Узган төндә Казанда 10 миллиметр явым-төшем яуды, бүген тагын ким дигәндә 10 миллиметр кар төште. Шулай итеп, декабрьдә айлык явым- төшем нормасы инде арттырып үтәлде», — дип билгеләп үтте ул.
Бүген яуган кар тарихка рекордлы булып кермәстер, дип ачыклык кертте белгеч. Әйтик, узган ел декабрьнең бер көнендә 16 миллиметр явым-төшем яуган, ә 2017 елда берьюлы 23 миллиметр кар яуган көн булган.
Әүхәдиев тагын бер кызыклы үзенчәлекне искә алды. Аның сүзләренчә, җепшеклек сәбәпле, шәһәрдә соңгы берничә көндә кар актив эрегән. Дүрт көн эчендә кар катламының биеклеге 26 сантиметрдан 12 сантиметрга кадәр кимегән. Әмма узган төндә күрсәткеч кабат торгызылган. Хәзер Казан федераль университеты метеостанциясендә карның биеклеге 30 сантиметр тәшкил итә.
«Бу бик зур циклон, без бу күпүзәкле депрессия үзәкләренең берсе янында эләктек. Безнең төбәктә һава торышын алдагы көннәрдә дә шушы циклон билгеләячәк», — дип кисәтте Әүхәдиев.