Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Айнур Сафиуллин белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Герое Айнур Сафиуллин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашуда Айнур Сафиуллинның әти-әнисе һәм аның хатыны Дарья, шулай ук ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
Рөстәм Миңнеханов геройны лаеклы бүләге белән котлады һәм уңышлар теләде. Әңгәмә барышында Татарстан Рәисе Айнур Сафиуллиннан хезмәте турында, аның киләчәк планнары турында сорашты, башка темаларга да кагылды.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Айнур Сафиуллинга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Герое йолдызын тапшырган иде.