Зәйдә көрәш спорты үсешенә зур өлеш керткән Сирень Салихов истәлегенә турнир булды
Зәйнең спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Сирень Салихов истәлегенә көрәш турниры үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Анда республиканың 8 районыннан 92 спортчы катнашты. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, район җитәкчеләре, мөхтәрәм затның гаилә әгъзалары катнашты.
Турнир нәтиҗәләрен монда карарга мөмкин.